«Мин яратам, Россия, синең үткәнеңне»: танып белү сәгате (0+)

10 июнь көнне, Россия көне бәйрәме якынлашканда, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Исаева Светлана Сергеевна белән берлектә «Гренада» паркында «Мин яратам, Россия, синең үткәнеңне» дигән танып белү сәгате уздырды.

Я люблю твоя…
IMG-20220610-WA0033
IMG-20220610-WA0025
IMG-20220610-WA0014
IMG_3467

Китапханәче сөйләгәннәрдән кунаклар бәйрәмнең тарихы, дәүләт символлары, аларның вакыт агымында үзгәрүе һәм өч төснең ни аңлатуы турында белде. Мәйданчыкларның берсендә шәһәрдәшләр өчен «Русь, Россия, Ватаным минем» дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен барышында алар Ватан тарихы буенча викторина сорауларына җавап бирде, Россияне бөтен дөнья буенча танытучы символлар турында белемнәрен күрсәтте: «чишмәләр» яки «каеннар» төбәге. Алга таба теләге булганнар, «Йөз бөек кеше», «Россия шәһәрләре» бәйгеләрендә катнашып, тапкырлыкларын һәм белемнәрен күрсәтә алды. Җыелучылар бик теләп туган як турында үзләренең яраткан шигырьләрен укыды, ә балалар акбурлар белән Россия байрагын ясады. Кунаклар игътибарына китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Һәр катнашучы татлы бүләкләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: